Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мостафа Җәмилев Нобель бүләгенә тәкъдим ителде


Мостафа Җәмилев митингта чыгыш ясый, янында Бөтендөнья кырымтатар конгрессы рәисе Рифат Чубаров
Мостафа Җәмилев митингта чыгыш ясый, янында Бөтендөнья кырымтатар конгрессы рәисе Рифат Чубаров

Кырымтатар мәҗлесе рәисе, Украина Югары Радасы депутаты Мостафа Җәмилев 2011 ел Нобель тынычлык бүләгенә тәкъдим ителде. Нобель комитеты низамнамәсенә күрә, тәкъдим итү 1 февральдә тәмамланды.

Кырымдагы 16 кешедән торган (мәҗлес әгъзалары, кырымтатар милли хәрәкәт ветераннары) эшче төркем тырышлыгы нәтиҗәсендә Мостафа Җәмилев намзәтен Нобель комитетына Польша, Румыния, Украина, Төркия, АКШ, Маҗарстан, Русиядән – барлыгы 17 профессор тәкъдим иткән.

Моннан тыш, аның намзәтен Канада парламенты депутаты Борис Вжесневский, Украина Югары Радасы депутаты Борис Тарасюк, Литвадан Европа парламенты депутаты Юстас Винцас Палецкис күрсәткән.

Шулай ук аны бу бүләккә тәкъдим итү тырышлыгы белән Германиядәге сәяси-җәмәгать эшлеклесе Тильман Зульч рәислегендәге золымга дучар ителгән халыкларны химая итүче халыкара берләшмә чыккан.

«Азатлык» радиосы хәбәрчесенең: “Кырымтатарларыннан Нобель бүләге иясе булу бу чынбарлыкка аша торган гамәлме?” дигән соравына Мостафа Җәмилев болай җаваплады:

«Һәр ел бу бүләккә 300-400 намзәт тәкъдим ителә. Алар арасыннан сайлану ихтималы зур түгел. Әлбәттә, мине тәкъдим иткәннәре өчен рәхмәтемне белдерәм, ләкин монда шәхес мәсьәләсе тормый. Бу чара кырымтатарлары проблемасын дөньяга таныту, аңа дөнья жәмәгатьчелегенең игътибарын юнәлдерү эшендә зур роль уйный ала».
Кеше хокукларын яклаучы Сергей Ковалев Мостафа Җәмилевның намзәте Нобель бүләгенә тәкъдим ителүен хуплады. Ул шулай диде:

“Мин Мостафаны күптән беләм, ул кыю кеше, кырымтатар милли хәрәкәтендә зур роль уйнаган шәхес. Мин аны Нобель бүләгенә тәкъдим итүләренә сөендем, ләкин аның бүләкләнүенә шигем бар. Чөнки соңгы вакытта Норвегия парламенты Нобель бүләге лауреатын билгеләүне сәер рәвештә алып бара. Аның карарларында түбән дәрәҗәдә сәясәтчелек (политиканство) баш рольне уйный. Шуңа да Нобель бүләге җәдвәле миндә шундый тәэсир калдыра”.
2009 елда Акмәчеттә узган Беренче Бөтендөнья кырымтатар конгрессында Мостафа Җәмилевны Нобель бүләгенә тәкъдим итү мәсьәләсен Польшадан профессор Сәлим Хазбиевич һәм башкалар күтәргән иде, ләкин Нобель бүләге комитеты уставына күрә бу бүләккә намзәтләрне оешмалар тәкъдим итә алмый икән.

Мостафа Җәмилев тәкъдим ителүен үзенең шәхси тырышлыгы итеп кабул итми, “бу кырымтатар халкының Ватанына көч кулланмыйча күпьеллык көрәшнең нәтиҗәседер”, ди.

Мостафа Җәмилев
Мостафа Җәмилев 1943 елда Кырымда туган. Кеше хокуклары өчен, советларга каршы көрәше өчен 15 ел төрмәләрдә утырып чыккан. 1971 Омски төрмәсендә 303 көн ачлык тоткан. 1991 елда Акмәчеттә узган Икенче Корылтайда Мәҗлес рәисе итеп сайланган.

Җәмилев БМОның качаклар эшләре идарәсе Югары комиссарының Нансен исемендәге бүләге лауреаты, Украина дәүләтенең берничә ордены белән бүләкләнгән. 2010 елда Украинадагы «Фокус» журналы тарафыннан Мостафа Җәмилев Украинаның 200 иң йогынтылы сәясәтчеләр исемлегенә кертелгән иде.

Шуны да әйтергә кирәк, Мостафа Җәмилев Нобель бүләгенә тәкъдим ителгән беренче кырымтатары түгел. 1910 елда Франция галимнәре Нобель бүләгенә Исмәгыйль Гаспринскийны (Гаспралы) тәкъдим итү башлангычы белән чыккан иде. Аларга мөселман галимнәре дә кушылган иде, ләкин нәтиҗә булмады.

Украинадан алты Нобель лауреаты чыккан. Ә дөньяда 1901 елдан башлап барлыгы 700гә якын кеше Нобель бүләгенә ия булган.

Рәсми хатлар

Мостафа Җәмилевне Нобель бүләгенә тәкъдим итү хаты
Германия хакимиятләренә һәм җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать
XS
SM
MD
LG